news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 19 градуска кадәр салкынайтачак

Юлларда бозлавык саклана.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 24 гыйнварда, алмашынучан болытлы һава торышы һәм кар явуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда -19 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез -7..-12 градус фаразлана. Юлларда бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.

Якынча фаразлаулар буенча, киләсе атна башында 24-25 гыйнварда республика территориясендә һава торышы себер антициклоны йогынтысында формалашачак.

Дүшәмбе төнендә бераз кар көтелә. Төнлә һава температурасы -11..-16 градус, ә көндез -8..-13 градус фаразлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100