news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр Яңа ел каникулында ун көн рәттән ял итәчәк

Каникулларның бер өлеше майга күчерелә.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләрне алда Яңа ел каникуллары көтә.

«Быел 31 декабрь ял көне дип санала. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникулы, ә 7 гыйнвар — Раштуа көне, эш көне булмаган бәйрәм көне булып тора», дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

2022 елда 1 һәм 2 гыйнвар ял көннәренә туры килә. Шуңа күрә Россия Хөкүмәте карары белән яллар шимбә, 1 гыйнвардан 3 майга, ә якшәмбе, 2 гыйнвардан 10 майга күчерелде.

Шулай итеп, Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан яшәүчеләр ун көн рәттән ял итә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100