news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бозлавык һәм бозлы яңгыр көтелә

Киләсе атна башында Татарстан җылы атмосфера фронты йогынтысында булачак.

Татарстанда бозлавык һәм бозлы яңгыр көтелә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көчле бозлавык һәм бозлы яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук республика буенча, Казаннан тыш, томан булырга мөмкин.

Ял көннәрендә суытканнан соң, атна башында Татарстан җылы атмосфера фронты зонасында булачак.

Якынча фараз буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 24 һәм 25 декабрьдә, явым-төшем булу ихтималы аз.

24 декабрьдә һава температурасы төнлә -8 градуска кадәр һәм көндез нульдән -5 градуска кадәр, ә 25 декабрьдә төнлә -11 градуска кадәр, көндез -3 тән -8 градуска кадәр булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100