news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда буран булачагы турында кисәтә

Көчәйгәндә җил секундына 15 метрга кадәр булачак.

Синоптиклар Татарстанда буран булачагы турында кисәтә

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). 23 ноябрьдә көндез һәм кич Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән буран һәм көньяктан секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -8...-13 градус, аязган вакытта -18 градуска кадәр була. Көндез максималь һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

Юлларда бозлавык көтелә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100