news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә җылы һава торышы саклана

Иртәгә, 23 октябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә Татарстанда җылы һава торышы була.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 23 октябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, җил төньяктан исә.

Шул ук вакытта иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +5..+10, көндез +9..+14 градус көтелә.

Якшәмбе, 24 октябрьдә, атмосфера фронты төбәккә яңгырлар алып киләчәк. Температура түбәнәя: төнлә +2.. +7 градус, көндез +5..+10 градус була, дип искәртә синоптиклар.

Дүшәмбе көнне, 25 октябрьдә, Татарстан аша «бераз яңгыр һәм җепшек кар явып, салкын атмосфера фронты» узачак. Төнлә -1..+4 градус, көндез +1..+6 градус фаразлана.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, сишәмбе һәм чәршәмбе, 26 һәм 27 октябрьдә, һава торышына республикада антициклон перифериясе йогынты ясаячак. Димәк, явым-төшем көтелми.

26 октябрьдә төнлә һава температурасы -1.. -6 градус, көндез исә 0..+5 градус була. 27 октябрь төнендә -3..+2 градус һәм көндез +2..+7 градус булыр дип көтелә.


 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100