Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә
Алдагы төндә ТРның кайбер районнарында 15 градуска кадәр салкын булачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына карагында, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән - томан. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Алдагы төндә Татарстанда 6-11, көнчыгышта һәм көньякта 15 градуска кадәр салкын. Көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, төньякта иң салкыны булачак.
27 февральдә Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшемсез. Төнлә 8-10 градуска кадәр салкын. Көндез һава 2 градуска кадәр җылыначак.
28 февральгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава, урыны белән бераз кар. Термометр баганалары - 3-8, аязган вакытта һәм көнчыгышта 10-15 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз