Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сулыкларда закон бозуның 400дән артык очрагы ачыкланган
Сулык территорияләрен рөхсәтсез биләп алып, судан шартларны бозып куллану белән бәйле 60 факт билгеле.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда сулыкларда закон бозуның 400дән артык очрагы ачыкланган. Былтыр су белән бәйле закон бозу фактлары 175кә күбрәк булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде.
Министр сулыкларга төшә торган юлны каплау очракларын кисәтү буенча күзәтчелек чаралары үткәрелгәнен әйтте. 2020 елда барлыгы шундый 57 очрак теркәлгән. Сулык территорияләрен рөхсәтсез биләп алып, судан шартларны бозып куллану белән бәйле 60 факт билгеле. Шулай ук, инспекторлар су кырыенда машинаны дөрес урында калдырмау очракларын тапканнар.
Экологлар республика сулыкларының чикләрен билгеләү буенча эш башкара. Бүген 137 объектта эшләр уздырылган, яр буе линиясе җәмгысе 11840 километр булган. «28 объект аеруча саклана торган табигый территория статусына ия. Ел азагына кадәр тагын 48 сулык кырыенда чикләр билгеләнәчәк», — диде Александр Шадриков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз