news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналисты, иң зур кырмыска оясын табып, Россия рекорды теркәде

Россиядәге иң зур кырмыска оясы Кукмара районы Сәрдекбаш авылы җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы урманда урнашкан.

«Татар-информ» журналисты, иң зур кырмыска оясын табып, Россия рекорды теркәде

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов Россия рекорды теркәде. Россиядәге иң зур кырмыска оясы Россиянең рекордлар китабына кертелде һәм шул хакта таныклык бирелде.

Кырмыска оясын журналист беренче тапкыр былтыр октябрь аенда, Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы чыршы урманында тапкан иде. Аның биеклеге 220-235 см (ул авыш җирдә урнашкан), диаметры 440 см.

Дәлилләрне җыю озакка сузылды. Кырмыска оясы булган урында мобиль элемтә эшләмәү сәбәпле, экспертлар карап торганда ояның үлчәмнәрен алу мөмкин булмады, ди рекордны теркәүче. Шул сәбәпле, күпсанлы фото- һәм видеоматериаллар төшерелде. Россия Рекордлар Китабы таләбе буенча, ояның размерын үлчәү өчен, кырмыскаларга зыян китерелмәслек итеп, махсус корылма да төзелде.

«Бу рекордны теркәп, туган Татарстаныбыз табигатенең бик бай икәнен күрсәтергә теләдем, — ди Рәмис Латыйпов. — Билгеле, рекордны теркәсәм дә, мин ясаган әйбер түгел, мин мәгълүматны туплаучы гына. Мин безнең урманчыларыбызның урманнарны дөрес карап торуын һәм авыл халкының табигатькә сак каравын билгеләп үтәргә телим. Кукмарада яшәүчеләрне дә данлыйсым килде. Бу җирлек турында бар кеше дә белсен». 

Рәмис Латыйпов авыл атамасының да үзенчәлекле булуына игътибар итәргә кирәк дип саный. «Бу якларда халык кына түгел, кырмыскалар да тырыш», — ди ул, авыл атамасының да «Тырыш» булуына ишарәләп.

Шулай итеп, Россиядәге иң зур кырмыска оясының Татарстанда икәне рәсми рәвештә теркәлде. Билгеле, башка төбәктә яшәүчеләр тагын да зуррак оя тапкан очракта, бу күрсәткеч рекорд булудан туктаячак. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100