Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ профессоры Татарстанда киләсе кышка фаразларын әйтте
18-21 ноябрьдә республикада тотрыклы кар катламы ятар дип көтелә.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев киләсе кыш турында фаразларын сөйләде.
Күптән түгел Казанда яуган кар турында сөйләгәндә, Переведенцев бу кыска вакытлы кар катламы, һәм ул, гадәттә, эри, диде. Тотрыклы кар катламы 18-21 ноябрьдә ята. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ноябрь, декабрь һәм гыйнвар айларында температура норма чикләрендә булачак.
«Кыш азагы — февраль–март айларында температура нормадан югарырак була», — дип китерә профессор сүзләрен КФУ медиаүзәге.
Хәзерге вакытта һава торышы төбәккә көнбатыштан килә торган һава массалары белән билгеләнә.
«Шулай итеп, җомга көнне кич белән явым-төшем көтелә. Циклон җылы фронт белән бергә килә, шунлыктан температураның кыска вакытлы күтәрелеше күзәтелә», — диде Переведенцев. Көндез болытлы һәм яңгырлы һава торышы фаразлана. Көндез һава температурасы +6 градус була, төнлә +4 градуска төшә.
Элегрәк КФУ профессоры Татарстан башкаласында киләсе кышта температура үзгәрешләре ихтимал, дип белдерде. Моннан тыш, кыш тарихка тагын аномаль җылы булып кереп калырга мөмкин, дигән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз