Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җир асты байлыкларыннан законсыз файдалану очраклары быел азрак теркәлгән
47 лицензия гамәлдән чыгарылган, аларның 19ы лицензия шартларын бозган өчен.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә шактый хокук бозулар ачыклана. 2020 елда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары 300 дән артык хокук бозу очрагын теркәгән. Узган елда 439 очрак булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде.
47 лицензия гамәлдән чыгарылган, аларның 19ы - лицензия шартларын бозган өчен.
Төп хокук бозулар түбәндәгеләр: файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару; файдалы казылмаларны лицензияле участок чикләреннән тыш чыгару; тиешле күләменнән күбрәк чыгару; тау эшләре буенча еллык план булмау, файдалы казылмаларны чыгарган өчен салымнарны вакытында түләмәү; авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрдә эшләү.
Беренче административ хокук бозулар өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карата штраф рәвешендәге административ җәза кисәтүгә алмаштырыла. 2020 елда 969 искәртмә ясалган, 1425 кисәтү бирелгән.
Административ җаваплылыктан тыш җир асты байлыкларыннан законсыз файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.
Быел республика экологик кабул итү бүлмәсенә гражданнардан 6700 дән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз