news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил көтелә

Көньяк җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 2 октябрьдә, Татарстанда урыны белән көньяктан көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Көчле җил Казанда төнлә һәм иртән булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100