news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы булачак

Төнлә һава температурасы 7-12 градус җылы булыр дип көтелә.

Иртәгә Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы булачак
Михаил Захаров

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр көтелә, диелә бу хәбәрдә.

Көндез явым-төшем ихтималы аз. Республикада төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы 7-12 градус җылы булыр дип фаразлана. Көндез һава 13-18 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100