news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Казанның Вахитов һәм Яңа Савин районнары кадәр мәйданда агач утыртылган

2020 елда «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Татарстанда Казанның Вахитов һәм Яңа Савин районнары кадәр мәйданда агач утыртылган
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты турында Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде. Быел республикада 4785 гектар урман мәйданында агачлар утыртылган. Бу якынча Казанның Вахитов һәм Яңа Савин районнары кадәр мәйдан дигән сүз.

«Барлыгы 2193 гектарда агач утыртылды, 103 гектарда агач үрчетелде, тугыз гектарда катнаш урманны торгызу, 2480 гектарда табигый урманны торгызу эшләре башкарылды. Проектның төп максаты — 2024 елга 100 процент нисбәтендә урманнарның кимү һәм арту балансын тәэмин итү», — диде ул.

Равил Кузюров сүзләренчә, бүгенге көндә Министрлыкның тармак оешмалары белгечләре тарафыннан барлыгы 571 кг орлык җыеп алынган. «Нарат — 411 кг, чыршы — 103 кг, карагай — 34 кг, башка токымнар — 23 кг. Орлыкларның төп өлеше октябрь һәм декабрьдә әзерләнәчәк. Быел республиканың базис урман питомникларында 33,3 млн данә үсенте үстерелде», — дип билгеләп узды ул.

«Моннан тыш, 2020 елның урман культуралары сезоны кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан гомуми мәйданы 2413 гектар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 4496 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре, 16046 гектар мәйданда урман культураларын техник яктан карау, 23 гектар урман питомникларында чәчү эшләре башкарылды», — диде министр.

Искәртеп үтик, 2020 елда «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 197,7 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар урман торгызу эшләрен уздыруга (143,4 млн сум), урман үсемлекләре орлыклары запасын формалаштыруга (7,9 млн сум) һәм урман культуралары техникасы сатып алуга (46,4 млн сум) юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100