news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы сәгатьтә Татарстанда бик көчле җил көтелә

Көчле җил көн ахырына кадәр сакланачак, шулай ук дүшәмбе төнлә һәм көндез дә дәвам итәчәк.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Алдагы сәгатьтә Татарстанда бик көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, көчле җил көн ахырына кадәр сакланачак, шулай ук дүшәмбе төнлә һәм көндез дә дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100