news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министры Мамадыш районы оешмалары эшчәнлеге белән танышты

Очрашу кысаларында 2020 елның 1нче яртыеллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

Урман хуҗалыгы министры  Мамадыш районы оешмалары эшчәнлеге белән танышты
https://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бу атнада урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килеп җитү белән Равил Кузюров «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ административ бинасын карады, базислы урман питомнигында булды һәм ТР «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ һәм «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары белән очрашты. Очрашу кысаларында 2020 елның 1нче яртыеллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

Алга таба министр район башлыгы Анатолий Иванов белән бергә «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ җитештерү участогын карады. «Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов һәм «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Фәрит Мөгминов аңлатмалар биреп барды.

Эшлекле сәфәр ахырында Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашында Мамадыш районы Җәнлек совхозы урта мәктәбе базасында җыелыш үткәрде. Чара барышында Кама урманчылыгы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган чараларның нәтиҗәләре каралды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100