news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат яшен, бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, киләсе көннәрдә һава температурасы тагын бераз төшәчәк, бигрәк тә төнлә салкынайтачак.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 июльдә, Татарстанда кабат һава шартлары начаралануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава булачак. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында, шулай ук Казанда да кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Татарстанның көнчыгыш районнарында төнлә һәм көндез урыны белән яшен фаразлана, боз яварга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +11.+16 градус, көндез +20.+25 градус җылы.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, киләсе көннәрдә һава температурасы тагын бераз төшәчәк, бигрәк тә төнлә салкынайтачак. Явым-төшем акрынлап туктаячак, якшәмбе, 25 июльдә, явым-төшем ихтималы аз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100