news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна ахырында җылытачак

Кайбер көннәрдә республика территориясендә һава температурасы 8-9 градуска нормадан түбән булачак.

Татарстанда атна ахырында җылытачак
Владимир Васильев

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырында гына җылы һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, республикада урнашкан салкын һава торышы төньяк Скандинавиядән килгән антициклон белән килгән.

Чәршәмбе, 24 июньдә, атмосфера фронты яшенле яңгыр алып киләчәк. Җил, көчәйгәндә, секундына 15-20 метр тизлек белән исәргә мөмкин. Боз яву ихтималы да бар. Төнлә һава температурасы 8-13 градус, ә көндез 19-24 градус җылы булачак.

Пәнҗешәмбе, 25 июньдә Татарстан янә төньяк антициклон йогынтысында булачак. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +3, +8 градуска кадәр салкынайтачак, ә көндез +13, +18 градуска кадәр генә җылытачак.

«Бу һава температурасы нормадан 8-9 градуска түбән», — ди метеорологлар.

Бары тик шимбә, 26 июньдә, республикада һава температурасы көндез 18-23 градуска кадәр күтәреләчәк. Атмосфера фронты узганда, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100