news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Төнлә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Рамил Гали

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, республика территориясендә кырау төшү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан итте.

23 майга каршы төндә республикада «туфракта һәм һавада урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә.

Татарстанда агымдагы атна ахырына кадәр салкынча һава торышы сакланачак. Метеорологлар фаразлавынча, дүшәмбе һәм сишәмбе көнне, 25 һәм 26 майда, һава шартлары яхшыра башлаячак. Татарстанга антициклон килү белән явым-төшемнәр акрынлап туктаячак. Бары тик 25 майга каршы төндә генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100