news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якшәмбе көнне Татарстанда яңгырлы салкын һава торышы көтелә

23 һәм 24 апрельдә аязучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән яңгыр явачак.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне республика аша яңгырлы салкын атмосфера фронты узачак. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Төнлә температура +2дән +7 градуска кадәр, көндез +9дан +14 градуска кадәр була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 һәм 24 апрельдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр була. Иртәгә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җомга һәм шимбә көннәрендә һава температурасы + 2дән +7 градуска, 23 апрельдә көндез +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк. 24 апрельдә +15 градуска кадәр җылы була.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, дүшәмбе көнне бераз яңгыр явачак. 27 апрельдә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә термометр баганасы -1дән +4 градуска кадәр күзәтелә, көндез +8.. +14 градустан артмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100