Урман хуҗалыгы министры Кукмараның Лубян урман-техника көллиятенең эше белән танышты

Лубян урман-техника көллиятендә 245 студент дистанцион рәвештә белем ала.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү оешмаларының эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килеп җитү белән Равил Кузюров көллиятнең уку корпусында, спорт залында һәм студентлар тулай торагында барган ремонт эшләрен бәяләде.

Уку йортының директоры Рим Фәхраҗиев ремонтның көллият оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелүе хакында билгеләп үтте, әлеге юбилей көне 2021 елда билгеләп үтеләчәк.

Равил Кузюров шулай ук урман янгыннарын сүндерү станциясен карады һәм Лубян урман-техника көллиятендә читтән торып укыту системасы белән танышты. Әлеге эш формасы санитар-эпидемиологик хәл һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауга бәйле рәвештә оештырылган.  

«245 студент дистанцион рәвештә белем ала», — дип сөйләде Рим Фәхраҗиев.