news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә

Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.

23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot