Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Экояз 2020» онлайн форматта уза
Кешеләрнең күпләп катнашуын күздә тоткан «Экояз» номинацияләре үзгәртелде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «ЭКОяз 2020» коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан халкының иминлеге өчен читтән эшләү форматында уза. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин хәбәр итте.
«Яз - үзебездә һәм урамнарда тәртип урнаштыра торган вакыт. Әмма бүген безнең өчен иң мөһиме - гражданнар сәламәтлеге. Акция һәм конкурслар онлайн-режимда уза. Бар кеше дә яраткан «ЭКОяз 2020» акциясе шулай ук уза. Аның район этабы 1 апрельдән 12 майга кадәр, ә республика этабы 18 майдан 31 майга кадәр узачак. Конкурс «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы гаилә» һәм «Иң яхшы предприятие» номинацияләрендә уза», — диде спикер.
Вәлиуллин быел урамнарда кешеләр тупланмаячагын билгеләп үтте. Кешеләрнең күпләп катнашуын күздә тоткан барлык номинацияләр дә үзгәртелде. Мисал өчен, балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен онлайн режимында аларның территорияләрендә экосукмак проектларын эшләү тәкъдим ителә. Җиңүчеләргә оештыручылар проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм вәгъдә итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз