news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вильфанд Россиянең Европа өлеше үзәгендә температураның түбәнәюе хакында сөйләде

Россиянең Европа өлеше үзәгенә антициклон якынлаша, салмак җил исәчәк, көндез 10 градус чамасы салкын булачак, дип искәртте метеоролог.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлеше үзәгендә һава температурасы 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган студентлар көнендә түбәнәя башлаячак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

 Аның сүзләренчә, сишәмбе көнне температура нормага якын булган күрсәткечкә кадәр түбәнәячәк. Аномалия 1-2 градус тәшкил итәчәк. «Россиянең Европа өлеше үзәгенә антициклон якынлаша, салмак җил исәчәк, көндез 10 градус чамасы салкын булачак», — дип искәртте метеоролог. Төнлә һава температурасы -10-11 градуска кадәр түбәнәячәк.

 Вильфанд ял көннәрендә, шулай ук киләсе атнаның беренче яртысында Россиянең Европа өлешенең төньягында көннең җылытачагын, температура нормадан 6-8 градуска югарырак булачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100