Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга кыска вакытлы салкын килә
Республика синоптиклары көчле бозлавык турында кисәтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстанга кыска вакытлы салкын киләчәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республиканың кыска вакытка циклонның тыл өлешендә булуы һава шартлары үзгәрүгә сәбәп булачак. Шуның аркасында Татарстан территориясенә төньяк-көнбатыштан салкынрак һава керә башлаячак.
Вакыты белән бераз кар явачак. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Моннан тыш, метеорологлар Татарстан, шул исәптән Казан, юлларында көчле бозлавык булачагын кисәтә.
Төнлә температура нульдән 8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -1…-6 градус булачак.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тулаем алганда гыйнварда Татарстанда температура җылылык буенча рекорд куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз