Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ялларда һава торышының кинәт үзгәрүе көтелә
Синоптиклар шимбә көнгә көчле җил һәм буран фаразлый.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Шимбәгә кадәр Татарстанда бераз кар яварга һәм һава температурасы -23 градуска кадәр булырга мөмкин. Шуннан соң һава торышы үзгәрәчәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
22 декабрьдә республика территориясендә томан төшәргә һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Төньяк циклон һәм аның атмосфера фронтлары бераз кар һәм көньяк-көнбатыштан секундына 11 метрга кадәр тизлектә җил алып киләчәк. Төнлә һава температурасы -7…-12 градуска кадәр төшә, урыны белән -18 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез һава -3…-8 градус, ә көньяк-көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.
Чәршәмбедән җомгага кадәр Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак. «Чәршәмбе урыны белән бераз кар яварга мөмкин, ә алга таба явым-төшем ихтималы аз», диелгән якынча фаразлауда.
23 декабрьдә төнлә һава температурасы -9…-14 градус булырга мөмкин. Көндез -7…-12 градус көтелә.
24 һәм 25 декабрьдә салкынрак булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -13…-18 градус көтелә. Җомга урыны белән -23 градуска кадәр салкынайта, көндез -9...-15 градус салкын була.
Фаразлаулар буенча, шимбә һава торышы бозылачак. Каты җил исәргә, кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Төнлә һава температурасы -13...-18 градус, урыны белән -23 градуска кадәр, көндез -8...-13 градус салкын көтелә. Якшәмбе салкынча һава торышы һәм кар явачагы фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз