news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бозлавык һәм 18 градус салкын көтелә

Якшәмбе көнне республикада болытлы һәм коры һава торышы булачак.

Татарстанда бозлавык һәм 18 градус салкын көтелә
«Татар-информ» архивы

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырында болытлы һәм коры һава торышы булачак. Юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Моннан тыш, якшәмбе көнне көньяктан уртача тизлектә бил исәчәк.

Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, аязганда -18 градус. Көндез 3–8 градус салкын булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100