Уфада беренче кар яуган

Синоптикларның фаразы акланган.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). 20-21 октябрь төнендә Уфада быел беренче кар яуган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстанда беренче кар узган ял көннәрендә Белорецк районында яуган. Социаль челтәрләрдә туристлар Иремель тавында һәм Ялганас тау хребты тирәсендә кар явуы турында хәбәр итте, диелә хәбәрдә.

Синоптикларның фаразы акланды, дип яза «Башинформ».