news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бераз кар яварга мөмкин

Көндез һава температурасы +5 градус кына булачак.

Татарстанда бераз кар яварга мөмкин

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстанда салкын һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән бераз кар яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы 0...-5 градус, дип фаразлана. Көндез һава температурасы 0...+5 градуска кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100