Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Көндез һава температурасы +12..+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, 22 сентябрьдә яңгыр фаразлана.

Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, ә көндез +12..+17 градуска кадәр җылытачак.