news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин һәм Кызыл китап» кул эшләре бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Бәйгегә Татарстан Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр яки хайваннар сурәтләнгән эшләр тапшырырга кирәк.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). «Мин һәм Кызыл китап» республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Аны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.

Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм республика гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә, диелә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Бәйгедә ике номинация була:

  • Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре, шулай ук гөмбәләр һәм лишайниклар сурәтләнгән эшләр;
  • Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайван төрләре сурәтләнгән эшләр.

Эшләр 2021 елның 9 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100