news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия төбәкләренең берсендә беренче кар яуган

Асфальтка төшеп, кар бөртекләре шунда ук юк була бирде.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Беренче кар бүген, дүшәмбе көнне Екатеринбургта яуды, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы хәбәрчесе.

Юеш кар иртән ява башлады. Асфальтка төшеп, кар бөртекләре шунда ук юк була бирде. Кар катламы хасил була алмады.

Урал Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, төнлә Екатеринбургта кырау төшкән. Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, температура 5-7 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100