news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары иртәгә яшен һәм боз яву турында кисәтә

Төнлә һава температурасы +14…+19 градус, көндез +25 градус булачак.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Кайбер районнарда көчле яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көндез урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз көтелә, диелгән хәбәрдә.

Җил төньяктан, көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +14…+19 градус, көндез +25 градус булачак, ә көнчыгыш районнарда +30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100