news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна буе 35 градус эссе булачак

23 июньнән башлап бераз яңгыр көтелә.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстан кояш антициклоны йогынтысында, шуңа күрә якындагы көннәрдә эссе һәм коры һава торышы булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә көндез һава температурасы 30-35 градуска кадәр күтәреләчәк һәм атна ахырына кадәр шул чама торачак.

Сишәмбе төнлә 15-20 градус, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе 16-22 градус җылы көтелә.

Чәршәмбегә кадәр явым-төшем фаразланмый, әмма атмосфера фронты якын булу сәбәпле, 23 июньнән бераз яңгыр көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100