news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада волонтерлар 250 мең сумлык эрбет агачы үсентесе утыртты

Барлыгы 500 данә эрбет үсентесе утыртканнар.

Сабада волонтерлар 250 мең сумлык эрбет агачы үсентесе утыртты
http://saby-rt.ru/

(Саба, 21 июнь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Шушы көннәрдә Сабага моңарчы күрелмәгән хәйрия акциясе белән «Феникс» волонтерлар командасы эрбет үсентеләре утыртырга  килде. Команда Россиянең төрле төбәкләреннән табигатьне яшәртү эшендә катнашыргә теләк белдергән егет-кызлардан тупланган.

«Безнең сафларда Ростов, Йошкар-Ола, Чабаксар волонтерлары, Казанда яшәүче Үзбәкстан егете дә бар. Сабага Югары Ослан питомнигыннан сатып  алынган 500 данә эрбет үсентесе алып килдек. Барысы 250 мең сумлык. Акчаны үзебез җыябыз һәм акциягә кушылучылар арасыннан чит илләрдә  яшәүчеләр дә бар. Хәтта Америкадан да акча  күчерделәр», — ди тумышы белән Лесхоз бистәсеннән булган Елена Әхмерова. 

Волонтерлар Сабага  килгәнче Лаеш районының Столбище бистәсендә эшләгән. «Анда 1500 якын чыршы агачы утырттык. Кечерәкләрен дә кертсәң, 2000гә туладыр. Бик күңелле команда. Безне табигатькә якынаерга теләү омтылышы берләштерә. Волонтерлар сафына яңадан-яңа яшьләр кушыла», — дип  сүзгә кушыла Әлки районы кызы Лилия Җаббарова. 

Волонтерлар янында район башлыгы Рәис Миңнеханов та булган. «Безгә участокны Рәис Нургалиевич тәкъдим итте. Хәзер иң мөһиме, үсентеләргә су сибү. Кайберләре корыр да. Шулай да Сабада эрбет агачлыгы барлыкка киләчәгенә шик юк», — ди Елена Әхмерова. 


news_right_1
news_right_2
news_bot