Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең Европа өлешендә аномаль эсселекнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле
Ялларга кадәр эссе һава торышы сакланачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ). Россиянең Европа өлешендә аномаль эссе һава торышы ялларга кадәр дәвам итәчәк. Үзәктә атна уртасында һава температурасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Һава үзгәрә тора, пәнҗешәмбегә кадәр ул җылына барачак. Һава температурасы да күтәрелә генә: болытлар юк, кояш энергиясе күп. Чүлләрдә дә нәкъ шундый һава торышы», — дип сөйли РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Бүген терекөмеш баганасы 31дән 33 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк. Сишәмбе көнне 31-35, чәршәмбе — 34-36 градус җылы булачак. Белгеч сүзләренчә, аномаль җылы һава торышы Рус тигезлеге өстендә урнашкан антициклон нәтиҗәсендә формалашкан. Андый антициклон вакытында, дымлы һава массалары перифериядән үтә, үзәккә барып җитми.
Пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә антициклон күчә, шуның нәтиҗәсендә Үзәк федераль округ аның җылы өлешендә булачак. Әмма эссе һава торышы (+34 градуска кадәр) шимбәгә кадәр сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз