Бүген Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булачак

Атна дәвамында һава температурасы 35 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда 28 дән 33 градуска кадәр эссе һава торышы булачак.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, республикада коры һәм эссе һава торышы урнаша. Алмашынучан болытлы һава була, явым-төшем ихтималы аз.

Атна дәвамында температура 35 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. 23 июньдә көндез бераз яңгыр булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.