Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия территориясендә кырау төшәргә мөмкин
Уралда һәм Себернең көньягында кинәт суытачак, дип фаразлый синоптиклар.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләрендә төнлә кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Арктикадан һәм Азиянең континенталь районнарыннан килгән һава массалары Уралда һәм Себердә атмосфера фронтын активлаштыра. Шул сәбәпле, көчле яңгыр яварга мөмкин. Явым-төшем туктагач, төнлә һава температурасы нульдән түбән төшәргә мөмкин.
Новосибирск, Омск, Свердловск, Томск һәм Чиләбе өлкәләрендә, шулай ук Алтай һәм Пермь крайларында төнлә һава температурасы -2 градус булыр, дип фаразлана. Төмән өлкәсенең көньягында температура -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Синоптиклар Хакасия һәм Тывада яшенле яңгыр, боз явуын һәм көчле җил фаразлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз