Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көндез республикада урыны белән боз яварга мөмкин.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 майда Татарстанда янә һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Шимбә көнне урыны белән республика территориясендә, шулай ук Казанда да яшенле яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчле җил булачак. Көндез урыны белән боз яварга мөмкин.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча,  иртән һәм көндез төбәкнең кайбер районнарында яңгыр яварга мөмкин.

«Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда көчле җил көннәрне бераз салкынайтачак.