Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат районында ТАССРның 100 еллыгына истәлекле агач утыртылган
Әлеге мәйданчыкта Европа чыршысы үсентеләре утыртканнар.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агач утырту чарасы булган. Акция «Родничок» 1 нче балалар бакчасы территориясендә узган. Эшләрдә «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашкан.
«Әлеге мәйданчыкта Европа чыршысы үсентеләре утыртылды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, Нурлат районында барлыгы 18 гектар мәйданда истәлекле агачлар утыртылды», -, — дип сөйләде «Нурлат урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Алексей Батдалов.
Татарстан АССР оешуның 100 еллыгы 2020 елның 25 июнендә билгеләп үтеләчәк. Бу мөһим вакыйгага Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, муниципаль районнар администрацияләре белән берлектә, 289 га мәйданда истәлекле агачлар утырту, парк, скверлар һәм аллеялар булдыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз