news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда көчле җил көтелү турында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Гадәттән тыш хәлләр мннистрлыгы Татарстанда көчле җил көтелү турында хәбәр таратты. Җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 21 апрельдә, кич һәм 22 апрельдә, төнлә республикада җил көньяк-көнчыгыштан һәм секундына 17-22 метр тизлек белән исәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын (112 һәм 101) искәрттеләр.

КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев кичә «Татар-информ»га сөйләгәнчә, Мәскәүдә рекордлы күләмдә яуган яңгыр Татарстанга да киләчәк. Якындагы көннәрдә Казанда 5 мм чамасы яңгыр явуы көтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot