Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы башлыгы урамнарны яшелләндерүгә өлеш кертте
Районда агач утырту айлыгы башланды.
(Актаныш, 21 апрель, «Татар-информ, «Актаныш-информ»). Бүген Актаныш технология техникумы студентлары Салих Хөснияров урамы буйлап, өстәп чыршы үсентеләре утыртты. Әлеге игелекле гамәлгә район башлыгы Энгель Фәттахов та кушылып, чыршы агачы утыртты.
«Һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә ике агач утыртырга тиеш, диләр. Шуңа күрә район белән бергәләп айлык кысаларында агач утырту эшләрен башкарып чыгарга иде. Райондашларны анда актив катнашырга чакырам. Һәрберебезнең урам аллары, ихаталары, эшләгән урыннары бар. Аларның мәйданнарын агачлар белән бизәп, районны яшелләндерүдә үз өлешебезне кертсәк иде», — диде Энгель Фәттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз