Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда якындагы сәгатьләрдә көчле җил көтелә
Кайсыбер районнарда начар һава торышы көн буе саклануы ихтимал.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Якындагы берничә сәгатьтә Татарстан территориясендә бик көчле төньяк-көнчыгыш, көнчыгыш җиле исәчәк. Аның тизлеге секундына 26 метрга җитүе ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Җилнең мондый тизлеге давыл дип бәяләнә.
Синоптиклар кисәткәнчә, кайсыбер районнарда начар һава торышы көн буена сакланачак.
Татарстан халкына бик кирәк булмаган очракта торак пунктлардан читкә чыгып йөрми торырга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз