Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гидрометүзәк: Татарстанда шимбәгә кадәр җылы булачак
Иртәгә республикада көндез +6 градус һәм төнлә -14 градус фаразлана.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстанда һава торышының яхшыруы көтелә. Көндез температура 7 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә -6 градустан түбән булмаячак. Әмма ял көннәрендә тагын бераз салкынайта.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада көндез +6 градус һәм төнлә -14 градус фаразлана.
Чәршәмбе көнне төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы 0..-5 градус күрсәтәчәк, урыны белән -9 градуска кадәр. Көндез +2..+7 градус булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар пәнҗешәмбе, 24 мартта, шундый ук һава торышы вәгъдә итә.
Җомга урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әмма һава торышы җылы булачак. Төнлә һава температурасы -1. -6 градус, ә төнлә 0..+5 градус фаразлана.
Әмма шимбә һава температурасы төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4..-13 градус, ә көндез -1…+4 градус булуы көтелә. Моннан тыш, Татарстанның көнбатыш ягында кар һәм көчле җил көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз