news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда буран һәм көчле җил булачагы турында кисәтте

Күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Иртәгә көндез Татарстанның кайбер районнарында буран һәм көчле җил көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

Төнлә явым-төшем көтелми, көндез бераз кар явачак. Җил тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк.  Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һаваның минималь температурасы -7дән -12 градуска кадәр, ә аязган вакытта -17 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганасы +1 градуска кадәр күтәрелә, юлларда бозлавык саклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100