news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике градус җылылык һәм көчле буран көтелә

Төнлә һәм көндез җепшек кар, кар көртләре һәм урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә буран, секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Юлларда күз күреме 1 чакрым һәм аннан да кимрәк булуы фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез җепшек кар, кар көртләре һәм урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, ә көндез +2 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot