Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге һава шартлары начарлану турында хәбәр итә.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 февральдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россия Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә мартта булачак һава торышы турында сөйләделәр, дип хәбәр иткән иде.