news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аномаль җылылык аркасында Казанга акчарлаклар вакытыннан алда килде

Татарстан башкаласында үсемлекләр әлегә тишелеп чыкмаган.

Аномаль җылылык аркасында Казанга акчарлаклар вакытыннан алда килде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Аномаль җылы кыш аркасында Казанга кайбер кошлар тиешле сроктан иртәрәк очып кайткан. Бу хакта КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты Денис Тишин сөйләде. Бу турыда югары уку йорты матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«Үсемлекләр фенологиясе әлегә план буенча бара. Талның бөреләре, мәсәлән, гадәти күренеш. Март урталарында күренерләр. Аның каравы, Казанга акчарлаклар кайтты», — дип аңлатты тикшеренүче.

Галим сүзләренчә, ул бүрткән бөреләрне Җиңү паркында, ә февраль өчен көтелмәгән акчарлакларны Урта Кабан күлендә күргән. Тишин аңлатуынча, үсемлекләрдән таллардан тыш, бигрәк тә зирәк һәм чикләвек куагына игътибар итәргә кирәк, нәкъ менә бу өч агач башкалардан алданрак чәчәк ата башлый.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, профессор Илгизәр Рәхимов акчарлаклар Татарстанга март ахырында — апрель башында киләләр.

Беренче кошлар арасында галим кызылтүш һәм тургайларны телгә алды. Ул шулай ук Казанда кышка миләш чыпчыгы һәм кара каргалар калуын да өстәде. Рәхимов чәүкәләр турында да әйтте, быел алар бик иртә оя ясарга кереште.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 19 февральдә Татарстан башкаласында дүртенче тапкыр температура рекорды куелды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100