news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы аучысы поши һәм кабан дуңгызы балаларын коткарган

Сергей Попов былтыр кабан дуңгызын тәрбияләгән, поши баласын чокырдан чыгарган, ә быел җиде айлык болан баласын коткарган.

Зәй районы аучысы поши һәм кабан дуңгызы балаларын коткарган
«Зәй-информ»

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Зәй районының аучы инспекторы Сергей Попов яралы яки хәлсез урман хайваннары яныннан тыныч кына узып китми. Узган ел ул кабан дуңгызы баласын тәрбияләгән һәм поши баласына чокырдан чыгарга булышкан, ә быел җиде айлык болан баласын коткарган.

Аучы сүзләренчә, урманда хайваннар белән мондый очраклар сирәк күренеш түгел. Былтыр ул хәлсезләнгән кабан дуңгызын үз өенә алып кайта. Кызы белән бергә аны ашаткан, прививка ясаткан, ә язын, ныгыгач, урманга җибәргәннәр. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Узган елның көзендә хезмәттәшем белән кизү вакытында урманда 6-7 айлык поши баласын очраттык. Сергей Попов сүзләренчә, ул анасы белән йөгергән һәм сай гына чокырга төшкән. Әмма бозлавык булу сәбәпле, үзе чыга алмаган. Аучылар поши баласын этеп чыгарган, ул йөгереп киткән.

Ул үз гомеренең күп өлешен урманнарны браконьерлардан саклауга багышлый. Сергей Попов урманда хәтта төнлә дә йөрүдән курыкмавын әйтә. Урман җәнлекләре дә аңа ияләшкән, курыкмыйлар. Һәр җәнлек өчен аучылык хуҗалыгында җимлек куелган.

Сергей Попов урманга автомобильдә, кар чаңгысында, ә кайвакыт җәнлекләрне борчымас өчен чаңгыда да бара икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot