Татарстанда карлы һәм салкын һава торышы саклана

Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары -10 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 гыйнварда, Татарстанда шактый салкын һәм карлы һава торышы саклана. 

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән — төбәк буенча, көндез урыны белән генә бераз кар явачак. Көнбатыштан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык хасил була.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -15...-20 градуска кадәр күзәтелә. Көндез һава температурасы -10.. -15 градус тирәсе булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы синоптиклар Россиянең Европа өлешендә кискен җылынуны фаразлавын хәбәр иткән иде.