news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры бу атнада -25 градуска кадәр суытачагы хакында кисәтте

Бу атнада тәүлеклек уртача температура климатик нормадан 10-12 градуска түбәнрәк булачак, дип искәртте Юрий Переведенцев.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атнада Казанда температураның кисәк түбәнәюе көтелә. Аномаль җылылыктан соң декабрьнең өченче декадасында шәһәрдә -25 градуска кадәр суытачак. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Казанда декабрьнең өченче декадасында тәүлеклек уртача температура норма буенча -9, -10 градус тәшкил итә. Хәзер көннәр җылы тора, аннары без циклонның тыл өлешендә калачакбыз, Карск диңгезеннән салкын һава агымнары киләчәк. Нәтиҗәдә, температура кисәк түбәнәя. Салкыннар ике-өч көн, шимбәгә кадәр дәвам итәчәк. Тәүлеклек уртача температура климатик нормадан 10-12 градуска түбәнрәк булачак», - дип искәртте ул.

КФУ профессоры ачыклык керткәнчә, Казанда чәршәмбе көнне, 22 декабрьдә суыта башлый. Аның сүзләренчә, бу атнада шәһәрдә 22сеннән 23 декабрьгә каршы төн иң салкыны булачак, бу төндә термометрның терекөмеш баганасы -25 градуска кадәр төшәчәк. Пәнҗешәмбе, 23 декабрьдә, көндез Татарстан башкаласында -20 градус салкын булыр дип көтелә. Салкыннар озак дәвам итмәячәк, атна ахырында температура нормага якынаячак.

Синоптикларның якынча мәгълүматлары буенча, 24 декабрьдә республикада салкын һава торышы саклана, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -22..-25, көндез -15..-20 градус тәшкил итәчәк. Шимбәгә каршы төндә, 25 декабрьдә, -17..-22 градус салкын булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100